Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әзерлекләре тикшерелде

8 июльдән 12 июльгә кадәр республикабыз районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлык суктыру комбайннарының, үзйөрешле чапкычларның һәм башка тагылма машиналарның 2024 ел урагына әзерлеген тикшерү максатыннан үзара тикшерүләр узды.

Бүген, ягъни 12 июль көнне, аның чираттагысы районыбызның “Игенче”, “Чулпан”, “Август - Теләче”, “Алан” һәм “Агролак” хуҗалыкларында үткәрелде. Комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Инсаф Шәрәфиев, “Гостехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Илфар Баев, “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте баш инженеры Рөстәм Шакирҗанов, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең баш агрономы Искәндәр Шакиров һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс - икътисад бүлеге консультанты Альбина Галиева эшләде.  

Тикшерү барышында комбайннарның комбайнчылар белән комплектлануына, суктыру сыйфатларына, герметик материаллар белән тышлануына, күчмә ремонт бригадалары, комбайннарның янгын сүндерү, аптечка, комбайнчыларның эш киемнәре белән тәэмин ителешенә, ашлык складларының яңа ел уңышын кабул итү әзерлегенә зур игътибар бирелде. 

Үзара тикшерү азагында әлеге критерийлар буенча комбайннарның быелгы уракка әзерлегенә билге куелды, урыннар чыгарылды. Болар хакында һәм үзара тикшерүнең барышы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев