“Бай мираслы Теләчем” фестивале старт ала
Район яңалыклары

“Бай мираслы Теләчем” фестивале старт ала

2 октябрьдән башлап, 2026 елның 1 сентябрендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан чыгарылган 106 номерлы карар нигезендә, авыл җирлекләре һәм оешма - предприятиеләр арасында “Бай мираслы Теләчем!” дип исемләнгән өр - яңа сәнгать фестиваленә старт биреләчәк.

Фестиваль - конкурс Теләче районының торгызылуына 35 ел тулуга багышлап үткәрелә.

Аны  җирлекләр арасында -  Иске Җөри авыл җирлеге үзешчәннәре, ә оешма - предприятиеләр арасында - муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек хезмәткәрләре башлап җибәрәчәк. Фестиваль райондашларыбыз арасында талантлы кешеләрне, иҗат коллективларын һәм гаилә ансамбльләрен барлау, аларга тагын да ныграк  башкару осталыкларнын арттыруга ярдәм итү, сәнгати чаралар аша яшьләребез күңелендә кече Ватаныбызга, халкыбыз тарихына, мәдәниятенә, гореф - гадәтләребезгә, йолаларыбызга һәм декоратив - гамәли сәнгатебезгә мәхәббәт уяту максатыннан үткәрелә.

Фестивальнең конкурс программасы түбәндәге номинацияләрдән гыйбарәт: “Вокал соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс”, “Нәфис сүз”, “Инструменталь жанр”, “Вокаль - инструменталь жанр”, “Иң яхшы видеролик”,  “Иҗадый гаилә”, “Декоратив - гамәли сәнгать”, ”Сәнгатьчә сугарылган хәтер”, “Нәсел шәҗәрәмне өйрәнәм”, “Оригинал жанр”, Әдәби - музыкаль композиция” Һәм “Мөнәҗәт”. 

Фестиваль - конкурста 5 яшьтән 10 яшькә кадәр, 11 яшьтән 16 яшькә кадәр,17 яшьтән 21 яшькә кадәр, 22 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 36 яшьтән 65 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге райондашларыбыз катнаша ала.

Фестиваль - конкурс өч этапта узачак. Беренче этабы авыл мәдәният йортларында, клубларда үткәрелсә, икенче (сайлап алу туры) һәм өченче этаплары район мәдәният йортында үткәрү планлаштырыла. Өченче этап, 6,7 ноябрь көннәрендә, фестивальнең гала - концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы итеп үткәреләчәк. Авыл мәдәният йортларында, клубларда үткәреләчәк концертлар барышында үз эшләренең осталарын, остазларны, хезмәт династияләрен, яшь гаиләләрне һәм яшь лидерларны хөрмәтләү бары тик хуплана гына.


Нет комментариев