Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйгедә балалар иҗат үзәгеннән өстәмә белем бирү педагоглары катнашты

8 февраль көнне Теләче урта мәктәбе базасында тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы буенча «Сердце отдаю детям» дигән республика конкурсының муниципаль туры узды.

Әлеге бәйгедә балалар иҗат үзәгеннән өстәмә белем бирү педагоглары Галимҗанова Ф. Г., Баева З. Р., Нәбиуллина Р. Р., Солонцов М.А., hәм балалар сәламәтләндерү үзәгеннән Белоусова В. Е., Галимҗанов Р. Р. катнашты.
Сәнгать юнәлешендә Галимҗанова Ф. Г беренче урынга, Баева З.Р. икенче урынга, Нәбиуллина Р. Р. өченче урынга лаек булды. Техник юнәлештә Солонцов М.А. беренче урынга, физкультура - спорт юнәлешендә Галимҗанов Р. Р. беренче урынга, Белоусова В. Е. икенче урынга чыкты.
Барлык педагогларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Өстәмә белем бирү педагогларына иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев