Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз!

Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт, зур осталык, күңел җылысы, тырышлык һәм түземлелек таләп итә. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч, энергия һәм зур сабырлык сорый. Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбияченең төп бурычы. Замана үзгәрә, аның белән бергә мәгарифкә яңа стандартлар кертелә.

Сабыйлар дөньясында куйган хезмәтләрегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәк көннәрегезнең дә матур нәтиҗәләр алып килүен, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

Муниципаль район Советы, район башкарма комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев