Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Бәйрәм мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне төп дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Бу бәйрәм дәүләтебезнең ныклы нигезен символлаштыра, җәмгыятебезне рухи һәм хокукый яктан берләштерә.  Конституциябез үзенең тормышчанлыгын, хаклыгын раслады, социаль һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итү нигезенә, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, мәдәни һәм рухи-әхлакый үсешне тәэмин итү гарантына әверелде. Татарстанлылар аны үзләренең Төп законы итеп, чирек гасыр яшиләр. Районыбыз халкы әлеге истәлекле датаны бәйрәм рухы белән каршылый. Ел дәвамында авыл хуҗалыгының, сәнәгатьнең һәр тармагында күркәм нәтиҗәләргә ирешелде. Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызга бәхет һәм иминлек, сәламәтлек, оптимизм, ныклык, тынычлык телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев