Балачак - бәхет иле
Баландыш авылының ял паркында “Балачак – бәхет иле” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Ә без, өлкәннәр өчен, бу көн – балалар мәнфәгатьләрен тагын да яхшырак тәэмин итү өчен тагын бер мөмкинлек. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Шуны истә тотып, 31нче май көнне Баландыш авылының ял паркында “Балачак – бәхет иле” дип исемләнгән бәйрәм оештырылды. Балалар төрле уеннарда катнашып, бәйгеләрдә көч сынашып күңел ачтылар, ял иттеләр, ә кунакка килгән Панда, Шаянбикә белән Наянбикә аларның кәефләрен тагын да күтәреп җибәрде. Чара бик матур, оешкан төстә һәм күтәренке рухта үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев