«Балалар бакчасының иң яхшы пешекчесе» бәйгесе узды
Районда беренче тапкыр Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында «Балалар бакчасының иң яхшы пешекчесе»дигән искиткеч тәмле бәйге узды.
Бәйге эш планына ярашлы рәвештә һәм балалар бакчалары пешекчеләренә ярдәм итү һәм тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелде. Катнашучылар барлыгы 6 аш-су остасы, ә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан аш-су осталары Л. М. Сәйфуллина һәм Г. Ф. Мөхәммәдиева катнашкан.
Барлык катнашучылар да ярдәм төркемнәре белән килгән, анда мөдирләр, өлкән тәрбиячеләр, шәфкать туташлары бар иде. Жюри һәм җанатарлар мастер -класс вакытында да , видеодан да пешекчеләрнең пешерү эшен ничек башкаруларын күзәтә алдылар. Ризыкларны тәкъдим итү һәм аларны татып карау беркемне дә битараф калдырмады.
3 номерлы балалар бакчасы пешекчесе Л.М. Сайфуллинаны мактаулы 1 урын алуы белән котлыйбыз!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев