Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар да зыян күрә

Үлем-җитем, авыр тән җәрәхәтләре белән бәйле аварияләрнең күбесе тоташ линияне кисү, каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыга. Гәрчә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, юлларда, урам чатларында һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша профилактик чыгышлар белән кат-кат кисәтеп торса да. Шуңа да карамастан, әлеге төр кагыйдәне бозу очраклары республикабыз, шул исәптән районыбыз юлларында көн саен диярлек кабатланып тора. Шунысы кызганыч, аларда балалар да зыян күрә.

Мисал өчен, 5 июнь көнне Казан - Шәмәрдән юлының 67 +59 чакрымында Түбән Кама шәһәреннән булган 1983 елгы ир-ат “HYUHDAI SOHATA” автомобиле белән Казан ягына барганда Россия Федерацияcе юл йөрү Кагыйдәләренең 11.1 пунктын тупас бозып, ягъни каршы як полосаның буш булуына инанмыйча, алда барган машинаны узып китү өчен маневр ясый башлый, каршы як полосага чыга. Маневр вакытында ул алда барган машинаны узып, үз полосасына кире кайтырга өлгерми, каршы як полосадан килүче, Казанда яшәүче, 1961 елгы хатын-кыз идарә итүендәге “HICCAH QASHQAI” автомобиле белән “маңгайга-маңгай” бәрелә. Автомобильләр механик зыян ала.

Авария нәтиҗәсендә автомобиль йөртүчеләрнең икесе дә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар, тиз арада Арча районы үзәк хастаханәсенә озатылалар. Икесен дә үлемнән, авыр тән җәрәхәтләреннән саклык каешлары саклап кала. “HICCAH QASHQAI” хуҗасының, кызы һәм кыз оныгы белән Саба районының Кече Шыңар авылына кунакка кайтып килеше була. Фаҗигада автомобильнең арткы утыргычында утырып кайткан, саклык каешы куелган кызы да, балалар утыргычында булган оныгы да зыян күрә. Икесе дә республика балалар клиникасына озатылалар. 2022 елда туган оныкның тән җәрәхәтләре аеруча авыр.

Шунысы игътибарга лаек, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, “HYUHDAI SOHATA” автомобиле хуҗасы соңгы ике елда Россия Федерациясе юл йөрү Кагыйдәләрен алты тапкыр бозган һәм административ җаваплылыкка тартылган булган. Бер штрафын түләгән, өч штрафын түләве турында мәгълүмат юк. Түбән Кама кешесе 5 июнь көнне районыбыз биләмәсендә үзе китереп чыгарган юл-транспорт фаҗигасыннан сабак алырмы, юкмы? Савыгып, аякка баскач та, юлларда закон бозуын дәвам итәрме? Анысын бер Аллаһы Тәгалә белә. Аның каршы як полосаның буш булмавына инанмыйча, ашыгып алда барган машинаны узарга теләве тулы бер гаиләгә күпме ачы хәсрәт, тән сызланулары китерде. Бигрәк тә ике яшьлек сабыйның зыян күрүе кызганыч.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев