Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар һәм яшьләрнең киләчәге белән кызыксынды

Кичә, ягъни 29 июль көнне районыбызда эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Яшьләр министры Ринат Садыйков булып китте.

Ул муницпаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин озатуында Ленин урамында төзелеп килүче өч катлы Яшьләр үзәге бинасы төзелеше белән танышты, районыбыз җитәкчеләре белән киләсе елда төзелә башлаячак җәйге лагерь урынын барладылар. Моннан тыш, районыбыз кунагы «Батыр» спорт комплексын, Боз сараен, «Дулкын» йөзү бассейнын һәм Теләче урта мәктәбендә янкорма төзелешен карады. «Батыр» спорт комплексында булып, махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның әниләре, хәләл җефетләре белән аралашты. Ул республикада яшьләр тормышын яхшырту буенча ниләр башкарылуын сөйләде, ханымнарның сорауларына җавап бирде. Чарада махсус операциядә катнашучы райондашларыбызның балалары өчен «Теләче» спорт мәктәбе, өстәмә белем бирү үзәге педогоглары, «Олимп» яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм аниматорлар тарафыннан, төрле уеннар, конкурс - бәйгеләр үткәрелде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев