Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар язмышы - игътибар үзәгендә

Бүген, ягъни 29 сентябрь көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында районның балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып үтте.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин рәислегендә узган утырышта республика балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары, республика балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе урынбасары Алсу Әсәдуллина катнашты һәм чыгыш ясады. 

Утырышның көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция капитаны Ленар Рәфыйков, район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Вахитова, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимовлар чыгыш ясады.

Утырышта йомгаклау сүзе белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин чыкты.  

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев