Балалар өчен Яңа ел кичәсе
Кичә, ягъни 8 гыйнвар көнне, көндезге сәгатьләрдә, Теләче мәдәният йорты фойесында балалар өчен Яңа ел кичәсе үткәрелде. Чарада балаларның, аларның әти-әниләренең күңелен күрү өчен Куян (Рәзилә Хәкимова) тарафыннан күптөрле уеннар, бәйгеләр үткәрелде. Бәйге – уеннар - җыр – биюләр белән үрелеп барды.
Кыш бабай (Равил Насыйбуллин) белән Кар кызы Радмилла Хәкимова) бу юлы да балалар тарафыннан күптән көтелгән кунак буларак кабул ителде. Алар кыш бабай һәм Кар кызы белән әйлән – бәйлән уйнагач, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кемдер шигырь сөйләде, икенчеләр – биеде, өченчеләр, җырлап бирде. Әлбәттә, тырыш хезмәтнең әҗере буларак, аларның матур чыгышлары Кыш бабай белән Кар кызының бүләкләренә лаек булдылар.
Азактан, балалар өчен күңелле дискотека үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев