Теләченең Кояшлы урамында кояшлы бәйрәм
Безнең балалар өчен – җәй айлары һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган айлар, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башлана бит.
Теләченең Солнечная урамы балалары өчен каникуллар аеруча күңелле башланып китте - 1 июнь көнне алар өчен бәйрәм оештырганнар әти-әниләре. Әлеге чараны башлап йөрүчеләр һәм оештыручылар Гөлфия Моталлапова һәм Ильназ Ханафиевлар. Балачакта, яшүсмер вакытта ата-ана белән уртак тел табу, аларның җылы карашын, яратуын тою бик мөһим. Күп вакыт баланың начар якка үзгәрүенә без үзебез гаепле. Уйлана калсак, күбебезнең чын күңелдән бала белән сөйләшкәнебез дә юк, чөнки вакыт юк. Өйгә соң гына кайтканлыктан, балалар белән аралашырга вакыт калмый. Балалар белән менә шулай җыелышып төрле чаралар уздыру бик матур, кирәкле күренеш дияр идем мин!
Әйдәгез, балаларның ышанычын югалтмыйк, аларның өметләрен аклыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәр өчен тырышыйк, аларны яратыйк! Аларның рәхмәтле һәм бәхетле күз карашы безнең барыбызга да зур бүләк!
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев