Балаларыгызга үлемгә китерә торган уенчыклар алмагыз
Питбайклар һәм башка мототранспорт руле артына утырган балалар катнашында юл һәлакәтләре еш очрап тора.
Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгыз тормышы белән уйнавыгызны аңламыйсызмы әллә сез? Нигә сез балаларга питбайк аласыз? Аны шатландыру тормышы куркынычсызлыгыннан мөһимрәкме әллә?
Балалар тарафыннан нинди транспорт чарасы белән идарә итү дә фаҗигагә юл, дигән сүз. Исегезгә төшерәбез – мототранспортка утыру машина белән идарә итү таныклыгы булган очракта гына рөхсәт ителә. Балаларын тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгән өчен әти-әниләр җаваплылыкка тартылырга, ә балигъ булмаганнар балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеккә профилактик исәпкә куелырга мөмкин.
Әти-әниләр, балаларыгызга үлемгә китерә торган уенчыклар алмагыз, машина юлларына чыгарга рөхсәт итмәгез. Бер минутлык шатлык урынына аларның куркынычсызлыгын сайлагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев