Баландыш авылыннан Рәйлә Гайнетдинова  Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе
Район яңалыклары

Баландыш авылыннан Рәйлә Гайнетдинова Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе

Бүген Мәскәүдә «Минем төбәкнең җирле үзидарә тарихы» бөтенроссия конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Россия Федерациясенең 86 төбәгеннән өч меңнән артык гариза кабул ителгән әлеге бәйгедә Баландыш төп мәктәбе укучысы Рәйлә Гайнетдинова өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде!  Ул   «Җирле үзидарә лидерлары»  номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!  

Чараның максаты - туган якның тарихын өйрәнү һәм саклауда, үстерүдә һәм гамәлгә ашыруда актив катнашучы яшь гражданнарны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Ахырдан катнашучылар өчен Мәскәү шәһәре буенча экскурсия дә  оештырылган.

 

 


Нет комментариев