Баландыш авылының ял паркы 40 төпкә якын чыршы белән бизәлде
Районыбызда үзенә җәлеп итеп торучы, сокландыргыч һәм матур урыннар, обьектлар шактый. Шундыйлардан саналган Баландыш авылының ял паркы күпләргә таныш, аны күреп белүчеләр дә бихисап.
Бу көннәрдә әлеге күркәм урын үзгәрешләр кичереп, тагын да матурланып, купшыланып китте - Баландыш авылының ял паркы 40 төпкә якын чыршы белән бизәлде.
- Әлеге эштә ярдәм күрсәткән барлык якташларга, күмәкләшеп көч куйган авыл халкына җирлек исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез.
Агачлар яңарып, үсеп китеп, ял паркына гына түгел, авылга тагын да ямь өстәсен дигән теләктә калабыз, -дип сөенечләрен безнең белән уртаклашты авылның мәдәният йорты җитәкчесе Илсаф Тимербайев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев