Балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен административ җәза каралган
Балык тотуның барлык кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәгән намуслы балыкчыларга куркырга кирәкми.
Әмма балык тоту катгый рәвештә тыелган урыннар да бар. Һәр өлкәдә, һәр төбәктә алар аерым тыю белән күрсәтелгән.Су биологик ресурсларын саклау өчен уылдык чәчү чорында законсыз балык тотучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәрелә.
Балык тоту уылдык чәчү урыныннан тыш, һичшиксез, ярдан башкарылырга тиеш. Үзең белән ике ыргактан дә артык булмаган йөзмә яисә төпле кармак булырга тиеш. Димәк, көймәдә торып теләсә нинди балыкны тоту тыела, балык тоту коралы табылган очракта – спиннинг яисә кармак булсын, алар тышланган булсалар да, штраф салына. Шулай ук җәтьмә. тозаклар һәм электр кармаклары куллану да тыела.
Ял вакытыгыз бозылмасын дисәгез, балык тотуны тыймый торгант законнарны үтәргә кирәк. Әгәр дә тотылган балыкның озынлыгы рөхсәт ителгәннән кечерәк булса, аны кичекмәстән булдыра алганча җәрәхәтләрсез җибәрергә кирәк. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, балык озынлыгын үлчәү аның ябык авызыннан алып койрык канатына кадәр үлчәнә. Кысла формасындагы балык лар өчен койрык пластинасыннан алып күзләре уртасын тоташтыручы линиягә кадәр исәпләнә. Опты, судак, сазан балыгының озынлыгы – 40, корбан балыгыныкы – 25, җәен балыгыныкы – 90, чуртан балыгыныкы – 32, кыслаларныкы – 10 сантиметр булырга тиеш. Бер балыкчы бер тәүлек эчендә 5 килограммнан да артык балык тотмаска тиеш.
Уылдык чәчү чорында кызыл китапка кертелгән балыкларны тоту катгый рәвештә тыела. Шуны аңларга кирәк, уылдык чәчү чорындага тыюлар балыкчылар хокукын чикли дигән сүз түгел. Бу су астында яшәүче җан ияләре тыныч рәвештә үз нәселләрен калдыра алсыннар өчен эшләнә.
Балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 8.37 маддәсе буенча административ җәза каралган. Ул физик затлар өчен 2000нән 5000гә кадәр, вазифаи затлар өчен 20 000нән 30 000гә кадәр, юридик затлар өчен 10 000нән 20 000гә кадәр.
Зөлфия Ибраһимова.
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев