Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балыкчылар ярыша

27 февраль көнне, Теләче муниципаль районының Ключище авылы күлендә, балык тоту буенча турнир узачак. Теркәлү 8.00 сәгатьтә, ярышлар 9.00 сәгатьтә башлана.

Әлеге ярышларда барлык теләүчеләр катнаша ала.  Ярышларда катнашучы  балык тоту өчен рөхсәт ителгән барлык кирәк-ярактан дә файдаланырга хокуклы.  

 

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнә:

-тизлек белән бораулау ; 

-иң зур балык;

-иң күп балык тотучы;

 - иң тәҗрибәле балыкчы;

- иң беренче балык тотучы.

Призлы урыннарны алган катнашучылар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнә. Саф һавада уха да  әзерләү планлаштырыла.

 

Фото: интернеттан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев