Бүген һава-десант гаскәрләре көне. Әлеге уңайдан Теләче авылының «Җиңү Аллеясы»нда тантаналы чара булып үтте.
Десантчыларны муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, һава-десант гаскәрләренең район оешмасы җитәкчесе Ирек Исмәгыйлов тәбрикләде. Чараны талантлы фермер Тәбрис Галимбековның патриотик җырлары бизәде. Актив тормыш яшәү рәвеше алып барган ветеран десантчыларга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Азактан бертөркем десантчыларыбыз Әфгастанда хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган десантчы, Ямбулат авылы тумасы Миңнегали Ногмановның каберен зиярат кылдылар, чәчәкләр салдылар, аның якты рухына дога багышладылар.
Фәнил Гаязов.
0
0
Нет комментариев