Бөек Җиңү көненә әзерлек
Район яңалыклары

Бөек Җиңү көненә әзерлек

Быел Бөек Җиңүгә 77 ел була. 77 ел - ул адәм баласының тулы бер гомере дигән сүз..

Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнарның сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларның каһарманлыгы дәвамчыларының хәтерендә, язып калдырган истәлекләрендә  саклана.
Күкчә авылында Хәкимов Хәмит Гәбделхәй улы ярдәме белән төзелгән һәйкәлдә дә, яу кырында ятып калучыларның исемлеге уеп язылган. Бу көннәрдә Күкчә авыл клубына берләшмәләргә йөрүче балалар, горурлык хисләре белән,   һәйкәл янын калган карлардан арындырган. 


Нет комментариев