Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Берәүләре - сайлап китә, алмашка - икенчеләре килә…

Исегезгә төшерәбез, бүген илебездә Россия Федерациясе Президентына сайлаулар башланып китте. Ул 15, 16 һәм 17 март көннәрендә дәвам итәчәк. Безнең хәбәрчебез Фәнил Нигъмәтҗанов Теләче урта мәктәбе бинасында урнашкан 2669 номерлы сайлау участогында булып, сайлауларның барышы белән танышып кайтты.

Участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Венера Мифтахова әйтүенчә, иртәнге унга сайлаучыларның 10% ыннан артыгы сайларга өлгергән иде инде.

  • Сайлаучылар аеруча иртән күп килде. Хәтта чиратлар да хасил булды. Хәзер исә бер агымга бара. Берәм-берәм киләләр, сайлыйлар, китәләр, алмашка икенчеләре килә. Арада гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Мәсәлән, Фәридә белән Тәфкил Шәйхетдиновлар, Елена һәм Рәис Нуртдиновлар, Гөлфия һәм Фәрит Моталлаповлар, Гөлнар һәм Ильмир Нуруллиннар гаиләсен санап үтәргә мөмкин,  - дип белдерде Венера Габдулла кызы.

Шунысы игътибарга лаек, мәктәп хезмәткәрләре сайлаучыларны бәйрәмчә рухта - кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән каршы ала. Шунда ук район эчке эшләр һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре кизү тора. Алар сайлауларда тәртип бозуларны, янгын һәм техноген куркынычсызлыкны булдырмау өчен җаваплы. 

Бүген һәм иртәгә мәктәптә укулар булмаячак,  укучылар стационар рәвештә белем алачак. Сайлау участогына керү юлында “Сайлауларга бөтен гаилә белән!” дип язылган ленталар бирелә. Сайлауга гаиләре белән килүчеләрнең фотоконкурста катнашып, “ЛАДА - ВЕСТА” автомобиленә ия булу мөмкинлекләре бар.

  • Бер генә сайлаудан да калганыбыз юк. Һәрвакыт килеп гражданлык бурычыбызны үтибез. Бу юлы да үзем нык хөрмәт иткән, ышанычлы, эш кешесе булган кандидатка тавыш бирдем, - диде һәрвакыт позитив фикерләр, оптимизм белән яшәүче Теләче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Елена Яковлевна.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев