Бердәмлектә-көч
Бүген, ягъни 29 август көнне, Баландыш авылы мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләренең киңәйтелгән җыелышы булып узды.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендә узган җыелышта яртыеллык хезмәткә нәтиҗә ясалды, алдагы мәдәни сезонга бурычлар билгеләнде. Мәдәният өлкәсендә куйган хезмәтләрен яктыртып һәм алдагы көннәргә эш планнары билгеләп, иң элек җыелышта Баландыш авылы мәдәният йорты директоры Илсаф Тимербаев, Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова һәм Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Биредә мәдәният хезмәткәрләренең, китапханәчеләрнең һәм авыл җирлегенең бер йодрык булып яшәүләре, бер сулышта булулары күпләргә үрнәк. Аларның көче - бердәмлектә.
Район мәдәният хезмәткәрләренең узган ярты еллыктагы эшчәнлекләренә бәяләмә Теләче мәдәният йорты директоры Фирдәвес Нәгыймова, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резеда Дәүлиева һәм район мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы җитәкчесе Елена Фатыйхова чыгышында зур чагылыш тапты. Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов чыкты.
Азактан “Иң чиста, пөхтә мәдәният учреждениесе биләмәсе” бәйгесендә җиңү яулаган коллективлар Диплом белән истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Беренче урынга Баландыш авылы мәдәният йорты биләмәсе чыкса, икенче һәм өченче урыннарда Алан авылы мәдәният йорты белән Караширмә авылы клубы биләмәләре. Үзләренең түгәрәк гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләргә район мәдәният бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылса, Баландыш авылы мәдәният йорты, Урта Мишә авылы клубы хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр Баландыш авыл җирлеге башлыгының истәлек бүләкләре белән бүләкләнделәр.
Баландышта узган мәдәният хезмәткәрләренең киңәйтелгән җыелышы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев