Беренче укытучыма мәдхия
Район яңалыклары

Беренче укытучыма мәдхия

Хәтерләсәгез, Укытучылар көне уңаеннан бәйге игълан иткән идек. Бүген сезгә Үзәк урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шиһабиева Адиләнең үзе язган шигырен тәкъдим итәбез.

Хәтеремдә: курка-курка гына

Сыйныфыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә: шулчак тәүге тапкыр

Якты йөзен аның күргәнем.

 

Хәтеремдә: әниемдәй килеп,

Иңнәремнән кочып сөйгәне.

Әллә ничек югалып, каушап калгач,

Яшьләремне минем сөрткәне.

 

Хәтеремдә: сабый күңелемә

Ап-ак нурлар алып сипкәне.

Кызганмыйча безгә бөтен көчен

Күпме фәннән гыйлем биргәне.

 

Хәтеремдә: ялгыш абынганда,

Төпле киңәшләрен биргәне.

“Балаларым!”- диеп, көне-төне

Безнең өчен янып-көйгәне.


Нет комментариев