«Алдынгылар хәрәкәте» Кубогына
Бу минутларда “Батыр” спорт комплексында Беренчеләр хәрәкәте Кубогына 2007 - 2009 елларда һәм 2004 - 2006 елларда (өлкән яшьтәгеләр) туган яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында Теләче муниципаль районы беренчелегенә ачык кул көрәше (армрестлинг) ярышлары бара.
Ачык ярышта районыбыз укучыларыннан тыш, Саба, Кукмара, Арча һәм Балтач районнарының да яшь спортчылары катнаша.
Ярышны тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов ачты. Ул яшь спотрчыларыбызны сәламләгәндә бүгенге ярышларның 21 февраль көнне башкалабыз Казанда башланып киткән “Киләчәк уеннары” көннәренә туры килүе, шул сәбәпле, аның икеләтә шатлыклы рухта узуы турында әйтеп китте. Чыннан да, Казан, республикабыз халкы 3 мартка кадәр “Киләчәк уеннары” кысаларында бәйрәм рухында яшәячәк. Районыбыз башлыгы залдагы ир-егетләрне якынлашып килүче 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән дә котларга онытмады. Ярышларны ачу тантанасында Беренчеләр хәрәкәтенең волонтерлар төркеме тарафыннан флешмоб күрсәтелде.
Аннары “Теләче” спорт мәктәбе тренеры, ярышларның баш хөкемдары Айрат Кыямов тарафыннан көн буе дәвам итәчәк киеренке һәм мавыктыргыч ярышларга старт бирелде.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев