«Киләчәк» яшьләр үзәгендә Теләче районының беренчеләр хәрәкәте егетләре, кызлары пресс - конференция уздырды.
Кунакка Саба дулкыннары телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбәрәкова, "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хузин да килде. Яшьләргә үзенең теләкләрен башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин җиткерде. Саба районыннан килгән беренчеләр хәрәкәтендә булучы яшьләр дә үз тәҗрибәләре, эшчәнлекләре белән таныштырды.
Эльмира Котдусова.
Нет комментариев