Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беренче кварталга нәтиҗә ясалды

Бүген, ягъни 20 апрель көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында авыл хуҗалы предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының быелның беренче кварталында һәм март аенда терлекчелек тармагында куйган хезмәтләренә нәтиҗә ясалды.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында узган киңәшмәдә әлеге теманы яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, идарәнең терлекләр үрчетү буенча белгече Резеда Фәрхуллина, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Әнәс Шәймәрданов чыгыш ясады. 

Моннан тыш, биредә язгы кыр эшләренә әзерлек, орлык, ягулык-майлау материаллары, ашлама белән тәэмин ителеш, хезмәткә түләү мәсьәләләре дә күтәрелде. Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тарафыннан язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән кыска срокларда башкарып чыгу бурычы куелды.

Киңәшмә азагында март аенда хуҗалыклар арасында барган ярышка нәтиҗә ясалды. Исегезгә төшерәбез, нәтиҗә алты күрсәткеч буенча ясала. Бу юлы да, февраль аендагы уңышын кабатлап, беренче урынга җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте терлекчеләре лаек булды. Аларга мактаулы приз - күчмә Ат сыны һәм кыйммәтле бүләкләр белән тапшырды. Бүләкләрне ияләренә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов бүләкләде.

Фәнил Гаязов.

Төрле чагыштыруларга һәм аналитик чыгышларга бай булган киңәшмә турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев