Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Без бит яши белдек!

28 июль көнне, Теләче үзәк шифаханәсенең баш табибы, Татарстан Республикасының Атказанган табиб-хирургы, безнең алыштыргысыз җитәкчебез Ирек Илгиз улы Галиуллин гомер бәйрәме- 55 яшьлеген билгеләп үтте.

Бу гомер ни арада гына уза икән? Әле кайчан гына Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, укуының дәвамы булган ике ел интернатураны үтеп, 1995 елның август аенда Теләче район үзәк хастахәнәсенә табиб - хирург булып эшкә кайткан яшь егет - бүген инде 27 ел районыбыз халкына армый-талмый медицина ярдәме күрсәтүче, олысына- кечесенә яхшы таныш, зур хәрефтән язылучы Табиб булып җитешкән ир уртасы. Алай гына да түгел, бөтен тырышлыгын, көчен сарыф итеп, алны- ялны белми эшләүче оста куллы җитәкче дә. 1967 нче елның 28 нче июлендә Теләче районы (ул вакытта Саба районы) кечкенә генә Орымширмә авылында, Илгиз абый белән Илсөяр апа гаиләсендә дүртенче - төпчек малай булып дөньяга килә ул. Сабый чагы Мишә буенда балык тотып, атлар көтеп уза шаян малайның. Бу гаиләнең Иске Җөри авылына күчеп килгәнен дә яхшы хәтерли авылдашлары. Бар эшкә дә иң беренчеләрдән булып барып ябышкан кызыксынучан малайның маҗараларын апасы Әлфинур апа яратып искә ала. Без октябрят, пионер, комсомол сафларын узып тәрбияләнгән буын. Хезмәттәшем Ирек Илгиз улын мин шул еллардан бирле беләм. Пионер туган көнендә Сабада узган слетларга дружина советы председательләре булып ул Иске Җөри мәктәбеннән, ә мин исә Тимершыктан килә идем. 1980 нче еллар..

Район үзәк хастаханәсе коллективы исеменнән Сиренә Гатиятова.

Бу хакта тулырак район газетасыннан укып таныша аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев