Бездә кунак бар
Бүген районыбызда эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов булып китте.
Иң элек ул район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм аның ярдәмчеләре озатуында “Теләче” сәнәгать мәйданчыгында булып, биредә ачылганнан бирле эшләп килүче резидентлар - “Авангард-строй” “Богордские розы” һәм ЛМР -Пласт” кебек ширкәтләренең эшчәнлекләре белән танышты. Сөйләшү барышында ул эшмәкәрләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирде, теге яки бу проблеманы чишү юлларын бергәләп эзләделәр.
Соңыннан ул эшмәкәрләр һәм “ЛМР-Пласт” ширкәтендә хезмәт куючы эшчеләр белән очрашып, аларны республикабызның бүгенге социаль-икътисади, рухи-мәдәни тормышы һәм аның илебез тарихында тоткан урыны белән таныштырды һәм һәр өлкәдә республикабызның алдынгылар сафында, һаман саен үсештә булуын ассызыклап узды.
Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Автор фотолары.
Фәнил Нигъмәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев