Бездә - яңа суүткәргечләр!
Әлеге рәсемдә Комаровка авылының Совет урамында инженерлык челтәрләре төзү һәм төзекләндерү буенча республика программасы нигезендә горизонталь бораулау ысулы белән яңа суүткәргечләр сузучы Казан шәһәренең “Аксустрой” ширкәте (генераль директоры Ирек Нурислам улы Шакиров) төзүчеләрен, эшчеләр - Динар Галимов белән Ранил Галиевны күрәсез.
Шулай ук бу участокта прораб Ленар Сафин, эшче Руслан Осипов, бораулау осталары - Салават Исмәгыйлев, Рөстәм Әкбәров, тракторчы Әнис Фазылҗанов та тырышып хезмәт куя. 2024 елда Теләче урамнарына дүрт мең метрдан артык арага суүткәргечләр сузылачак. Бу урамнарда, ягъни Теләче районы яңадан торгызылганчы ук салынган чуеннан эшләнгән торбалар нык тузган. Комаровка авылының Совет, Гагарин, Сәйдәш урамнарыннан тыш, Теләченең Болынлык (“Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге урнашкан урам), Совет, Гоголь һәм Бөек Җиңүнең 55 еллыгы урамнарына да искеләре урынына яңа пластмасс суүткәргечләр һәм 73 бетон кое һәм һәр 200 метр саен янгын сүндерү гидрантлары (элек 400 метр саен иде - Ф.Г.) урнаштырылачак.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев