Безнең Айрат та уйный
Берничә ел инде Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры каршында сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” дип аталган театр студиясе эшләп килә.
Бүген, ягъни 21 апрель көнне, әлеге студия артистлары Илфак Хафизовның фантастик әкияте буенча эшләнгән “Миһербанлык” спектакленең премьерасын күрсәтте. Шунысы игътибарга лаек, төп рольләрнең берсендә безнең райондашыбыз, Теләче егете Айрат Якупов та (Люзия һәм Айдар Якуповларның уллары) уйный. Күпләр Айратны Теләче мәдәният йортында уза торган мәдәни чараларда сәнгатьле итеп шигырь укучы егет буларак белә. Әти-әниләр һәм журналистлар өчен күрсәтелгән премьера спектакле бик уңышлы узды. Спектакль азагында артистларның чыгышлары көчле алкышларга, ә тамашачыларның күзләре яшькә күмелде.
Тәбрикләү сүзләре белән студиянең иганчесе - “Во благо вместе” инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәева, театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты доценты, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриповлар чыгыш ясады.
Спектакльне сәхнәгә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов куйган. Аңа бу эштә республикабызның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова белән артист Салават Хәбибуллин ярдәм иткән.
Фәнил Гаязов.
Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев