Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Безнең киләчәгебез.

Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: “Табигый сәләт очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора,“– дигән.

Әйе, бу фикер белән килешмичә һич мөмкин түгел. Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү  без , тәрбия өлкәсендә эшләүчеләр  өчен актуаль мәсьәлә булып тора.  Әлбәттә. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күрәбез, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый.

    Безнең Иске Җөри “ Ак каен” балалар бакчасында  йөрүче нәниләребез арасында да  төрле сәләтләре белән аерылып торучылары байтак. Без, тәрбиячеләр, алар белән аерым шөгыльләнергә, сәләтләрен үстерергә тырышабыз.  Галимбеков Камил һәм Сафина Чулпаннар турында аерым тукталып китәсем килә. Алар әле бик нәни булуларына карамастан, районда үтүче чаралардан тыш республика күләм  бәйгеләрдә, зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга да өлгерделәр инде. 17 -19 март көннәрендә Арча  шәһәре мәдәният йортында булып үткән “Созвездие – Йолдызлык 2022” фестиваленең зона этабында  конферанция  юнәлешендә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Балаларыбызның  уңышларында, әлбәттә, әти- әниләренең дә  өлешләре  зур. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.  Киләчәктә дә үзләренең  уңышлары белән безне  соендерсеннәр иде.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: һәр баланың нинди дә булса сәләте бар.  Андый балаларны күрә һәм сәләтен үстерү өчен шартлар булдырырга, ярдәм кулы сузарга кирәк. Балалар бакчасында кулланылган эш алымнары – барысы да балаларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, сәләтле балалар саны, һичшиксез, артачак, әлбәттә. Тәрбияләгән балаларыбыз  бәхетле булсыннар, ә бәхетле балачагы булган кеше үскәч, иртәме-соңмы уңыш казанмый калмый ул.

 

Зарипова Гөләндәм , Иске Җөри балалар бакчасы музыка  җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев