Безнекеләр
Узган атнада Мәскәүнең Кремель Сараенда Россия сугыш төрләре сәнгате берлегенең (российский союз боевых искусств - РСБИ) XV “Алтын билбау” илкүләм премиясе җиңүчеләрен игълан иттеләр.
Россия Президенты администациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Киеренко катнашында узган тантаналы чарада “Ел спортчысы” номинациясендә ирләр арасында җиңүче дип якташыбыз Динар Кәримуллин танылды. Хатын-кызлар арасында “Ел спортчысы” - Смоленск шәһәреннән Эльмира Каһарманова.
Спортчыларга бүләкне Россиянең Спорт министры Михаил Дегтяров тапшырды. Динар Кәримуллин бүләкне алганна соң, Көрәш федерациясенә рәхмәт әйтте. Көрәшче премиягә 2024 елдагы берничә җиңүе учен тәкъдим ителгән иде. Динар Россия чемпионатында БРИКС илләре уеннарында үз авырлыгында җиңүче булды. Спортчы сентябрьдә Күчмә халыклар халыкара уеннарында көмеш медаль яулаган иде.
Россия көрәш федерацияcе вице-президенты Равил Ногуманов: “Бу безнең көрәшебезнең җиңүе”, - дип белдерде. “Бу дәрәҗәле премияне тапшыру безнең спорт төренең федераль дәрәҗәдә танылуына дәлил. Динарны һәм барлык Көрәш берлеген олы бүләк белән котлыйм, - диде Равил Ногуманов.
Динар тумышы белән районыбызның Олы Мәтәскә авылыннан. Беренче тренеры - Венер Ибраһим улы Әскаров. Хәзер Лаешта яши һәм Лаеш командасы өчен чыгыш ясый. Көрәш буенча балалар тренеры.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев