Безнекеләр дә катнашты
Кичә Болгарда “Яңарыш: Эпосның заманча укылышы” фестиваленең ябылу тантанасы булды.
Анда муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә 17 кешедән торган районыбыз делегецияcе дә катнашты. Азактан фестивальдә катнашучыларга “Кара пулат” опера-риваятьне тәкъдим ителде. Халкыбызның фаҗигале тарихын, бер-берсенә тугырылыгын һәм ватанпәрвәрлеген тасвирлаган спектакльне күп санлы тамашачылар белән беррәттән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та тамаша кылды. Алар алдан чыгыш ясап, берничә ел рәттән үткәрелеп килүче әлеге фестивальнең зур әһәмияткә ия булуын һәм аның үсештә икәнен билгеләп үттеләр, атна буе дәвам иткән фестивальне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
Спектакльгә кадәр Татарстан, Башкортстан, Катар Республикалары һәм Үзбәкстан модельерларының милли үрнәктәге эшәләре күрсәтелде.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев