Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Безнекеләр «Өченче яшь» XV республика Спартакиадасында

3 июнь көнне, Казанда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, «Өченче яшь» XV республика Спартакиадасы узды.

Спартакиада, өлкән яшьтәгеләр арасында, Татарстан Республикасында "Актив озын гомер" республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

- Ярышлар сигез спорт төре буенча үткәрелде. Алар арасында җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, дартс, катнаш эстафета кебек кызыклы ярышлар бар иде. Ветеран пенсионерлар ГТО нормативларын да үтәделәр. Теләче командасыннан Габдулла  Заһидуллин электрон коралдан ату буенча беренче урынны алды һәм республика чемпионы булды, – дип хәбәр итте безгә  районның «Пенсионерлар союзы» җәмгыяте  җитәкчесе Галия Садриева. 

Олы яшьтә булуларына карамастан, алар рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнәләр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар, барлык мәдәни чараларда актив катнашалар, осталык һәм ихтыяр көчен күрсәтәләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев