Безнең өлеш
Бүген Украинада махсус хәрби операциядә булган якташларыбызга гуманитар ярдәм буларак УАЗ автомобиле (буханка), азык-төлек һәм көнкүреш кирәк яраклары озатылды.
Аны озату тантанасында Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин һәм район Советының чираттан тыш утырышына чакырулы булган дәрәҗәле кунаклар катнашты. Чарада Әлфия Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге волонтерлар төркеме, “Яшь армия”, “Беренчеләр хәрәкәте” вәкилләре катнашты.
Шунысы игътибарга лаек, гуманитар ярдәм буларак җибәрелүче автомобиль “Хуҗалык эксплуатация конторасы” хезмәткәрләре тарафыннан төзекләндерелгән, Теләчедә яшәүче Эмиль Гаязов тарафыннан буялган. Аны Зәй районына кадәр мәгълүм контора шоферы Илшат Галиәкбәров озата китте. Зәйдә исә аны фурага салып, Украинага озатачаклар.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев