Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Төрек Тәмте авылында яшәүче Исмәгилова Миңнебикә Салих кызы үзенең матур юбилеен билгеләп уза

Аны әлеге бәйрәме белән якыннары гына түгел, район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов та тәбрик итеп, изге теләкләрен җиткерде.

Миңнебикә апа тормыш иптәше Мәүлетгали абый белән өч малай, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр.
- Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 9 яшь кенә иде әле. Ирләрдән бушап калган авылда колхозны да алып барырга, фронтны икмәк белән тәэмин итәргә дә кирәк. Шуңа күрә миңа да, башка чордашларым кебек, тормыш арбасына иртә җигелергә туры килде.Үгезләр җигеп көлтә ташый идек. Ул үгезләр ничек тик кенә басып торганнардыр, хәзер дә аптырыйм. Сугыштан соң да озак еллар фермада терлекчелектә эшләдем, шунда эшләп лаеклы ялга чыктым. Озак яшәвемнең сереме? Гел хәрәкәттә булдык бит, организм хезмәт белән чыныккандыр. Хәзер дә өй тирәсендә кайнашам әле, – ди Миңнебикә әби елмаеп.
Бу хакта тулырак район газетасыннан таныша аласыз.


Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев