Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бичер авылы мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр

Теләченең Кече Мирәтәк (халык телендә Бичер) авылында мәчетнең 30 еллыгын билгеләп үттеләр.

-Авыл халкы һәм Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Рамиль Гиниятов, муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнашкан чара бик җанлы, тәрбияви үтте. Ахырдан авылда мәчет салдыруны башлап йөрүче , 30 еллап авылда мулла булган Гыйльметдин хәзрәтнең хәлен белергә дә кереп чыктык, - дип хәбәр иттеләр оештыручылар. 

Авылда беренче мәчетнең кайчан салынганы билгеле түгел. 1940 елларда салынган мәчет бетерелеп, кәнсәләр йорты булып тора, шул бинага яшьләр дә җыела торган була. Яңа кәнсәләр йорты салынгач мәчет бинасы клуб булып кала, ә 1988 елда яңа клуб салынгач ул бина сүтелә. 1992 елда яңа мәчет салуга әзерләнә башлыйлар. Бу эшләрне Зиятдинов Гельметдин, Сәләхиев Мансур, Гайнутдинов Нуретдин, Гараев Фатхулла, Дәүләтшин Хәким, Динмухаметов Сәлимҗан башлап йөриләр. Мәчетне эшләүче осталарны да беләләр авылда, алар -  Низамиев Наил, Зиатдинов Гелметдин, Әльмөхәммәеов Рәкиф, Сәләхиев Абрар. 1993 елның 31 маенда мәчет ачу тантанасын уздыралар. Шул елдан 2020 елга кадәр авылның имам хатибы Гельметдин Фәхретдин улы була.

Бүгенге көндә авыл мәчетен  Фәннүр хәзрәт Галимҗанов җитәкли. 

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев