Билбау көрәшендә катнаштылар
Район яңалыклары

Билбау көрәшендә катнаштылар

6-8 февраль көннәрендә Норлат шәһәрендә, 2011-2013 нче елгы егет-кызлар арасында, билбау көрәше буенча Социалистик Хезмәт Герое Гыйматдинов Г.К. тууының 100 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

 Әлеге ярышларда тренер-укытучы Шәмсетдинов Райнур җитәкчелегендә Теләче спорт мәктәбе командасы да чыгыш ясады. 60 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Теләче урта мәктәбе укучысы Зәкиев Ильмир 2 урынны яулады! Котлыйбыз! 


Нет комментариев