Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Биш көнлек күрсәткечләр буенча премияләр билгеләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенннән 4 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.

Тырмалауда: 

Беренче урында - Габделәхәт Габделбарый улы Яппаров - “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан.

Икенче урында - Ришат Миннехан улы Хәкимов - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән. 

Игеннәрне тукландыруда:

Беренче урында - Альфред Миннехарис улы Камалов - җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән.

Икенче урында - Рамил Шакирҗан улы Хуҗиәхмәтов -  җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәтеннән

Чәчүдә (чәчү комплексы белән):

Беренче урында - Илһам Мәхмүт улы Фатыйхов - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән.

Икенче урында - Рәмис Рифхат улы Хәнәфиев - җаваплылыгы чикләнгән “Август -Теләче” ширкәтеннән.

Биш көнлек күрсәткечләре буенча “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Габделәхәт Габделбарый улы Яппаров, иң күп нормо-смена эш башкарган механизатор буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев