Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүләкләнүчеләрне котлыйбыз

Күпьеллык, намуслы хезмәтләре өчен бертөркем райондашларыбыз дәүләт бүләкләренә лаек булды.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга зур өлеш кертүе өчен Теләче муниципаль районы Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Вәлиуллин Миннәхмәт Абдулла улы "Россия Федерациясе җирле үзидарә үсеше өчен" медале белән бүләкләнде.

"Теләче үзәк район хастаханәсе"дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең реанимация һәм интенсив терапия палатасының шәфкать туташы-анестезисты Гарипова Фәния Фәннур кызына – сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

"Барс-Рекордс" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте артиствокалисты (солисты) Хәкимова Алинә Васыйл кызына –  музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен "Татарстан Республикасының атказанган артисты" дигән мактаулы исем  бирелде.

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы "Район мәдәният йорты" муниципаль бюджет учреждениесенең Лесной авыл клубы мөдире Вохмина Гөлия Рашат кызына – мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

«Теләче муниципаль районы җирлекара китапханәсе»  муниципаль бюджет учреждениесенең комплектлау бүлеге мөдире  Шәрифуллина Гөлсинә Галиәхмәт кызына - мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

"АгроЛак" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте бригадиры Габдуллин Илшат Нурмөхәммәт улына – Республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

 "Алан" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте механизаторы Шәйхетдинов Зөфәр Фәрит улына – авыл хуҗалыгында күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде.

"Кыямов Р.Н." крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Кыямов Рамил Нуретдин улына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

"Алан"җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш бухгалтеры Касимова Чулпан Хәкимҗан кызына һәм  "Игенче" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте механизаторы Гайнетдинов Айнур Рафаил улына  күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгын үстерүдә зур өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Мараков Раил Рамил улына намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарә үсешенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

"Росгосстрах" иминият компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең "Теләче" агентлык үзәге җитәкчесе Любов Геннадий Андреевичка Татарстан Республикасының иминият базарын формалаштырудагы һәм үстерүдәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

«Муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү» номинациясендә Татарстан Республикасының төньяк зонасы буенча 2 урын өчен Теләче муниципаль районы Диплом белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Теләче районы 2674 нче сайлау участогы участок сайлау комиссиясе рәисе Чернов Петр Александровичка сайлау кампанияләрен әзерләү һәм үткәрү буенча уңышлы эш алып барганы өчен Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәте белдерелде.

Шәтке авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Мәүлеева Фирдания Дарвиян кызы - Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы" Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

“Плезир-Ландшафт” ҖЧҖ директоры, “Теләче” үсемлекләр питомнигы”  ҖЧҖне гамәлгә куючысы Галәветдинов Фоат Ихсан улына, “Созидание” УК” ҖЧҖ генераль директоры Мифтахов Марат Әнәс улына күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм Теләче муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы икътисад министрының Рәхмәте белдерелде.

Теләче муниципаль районы башкарма комитетының финанс-бюджет палатасы баш белгече Вәгыйзова Динара Фоат кызына Татарстан Республикасы финанс системасын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәте белдерелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев