«Бочча» дисциплинасы буенча республика турниры узды
Район яңалыклары

«Бочча» дисциплинасы буенча республика турниры узды

8 декабрь көнне Казан шәһәрендә «Бочча» дисциплинасы буенча терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында республика турниры узды.

Бу ярышларда өстәмә белем бирү педагогы Р. Р. Галимҗанов җитәкчелегендә «Адаптивная ОФП» берләшмәсе укучылары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча Гәрәев Рүзәл 2 нче урынны алды, Якупов Айрат 3 нче урынны һәм Кутузов Тимур 3 нче урынны алды.


Нет комментариев