Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары хөрмәтенә обелиск ачылды

Бүген, 8 май көнне Теләче районы Кече Нырсы авылында зур тантана- ил азатлыгын яклап сугышкан авылдашларының якты истәлегенә һәйкәл- обелискны ачу тантанасы булып үтте.

 Чыннан да, бу-бик зур тантана. Ачы югалтулар, әрнүле үкенечләр һәр гаиләгә кагылган, йөрәкләргә мәңгелек яра салган.  Шушы мемориаль тактада Бөек Ватан сугышында һәләк булган, сугыштан кайтып вафат булган авылдашларның исем-фамилияләре язылган. Шактый зур исемлек. Кече Нырсы авылыннан асылдан-асыл 138 ир-ат сугышка  китеп, шуларның  57се туган якларына әйләнеп кайта.  Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, 81 авылдашыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алма ды. Алар еракта  тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп ятып  калганнар.Бүген инде исән кайтканнары да берсе дә исән түгел.

Мәрмәрдән эшләнгән әлеге обелискны төзүне, аның чыгымнарын  авыл халкы һәм җирлеүзидарә белән берлектә башкарганнар. Бәйрәм мөхтәрәм кунаклар һәм мәктәп укучылары чыгышы  белән үрелеп барды. Чараны Кече Нырсы авылы имамы Ильшат  коръән сүрәсе укып ачып җибәрде.Обелискны төзүдә зур өлеш керткән авылдашларын “Рәхмәт хатлары” белән бүләкләделәр.

Ләйсән Гиниятова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев