Бөгелмәдә укучыларның «Президент ярышлары» бөтенроссия спорт ярышларының төбәк этабы узды, 10 шәһәр мәктәбе һәм 10 авыл мәктәбе катнашты.
Районыбызның Теләче урта мәктәбе командасы, авыл мәктәпләре арасында 1 нче урынны яулады!!! Һәм алар 10 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Краснодар краена (Дол Орленок) юллама отты.
Команда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр :
Физик культура буенча Теория 3 урын, спорт күпбәйгесе буенча 1 урын, эстафета 1 урын, хәрәкәтчән уен 1 урын. Спорт күпбәйгесе буенча шәхси зачетлар арасында Гыйниятуллина Жасмин 1 урын, Галимова Нафиса 2 урын, Гыйниятуллин Илдан 1 урын.
Бадминтон 2 урын - Гыйниятуллина Жасмин, Мараков Ислам!
Команданы әлеге зур ярышка Теләче урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Хакимов Рафиль Рефат улы әзерләде! Котлыйбыз!
Нет комментариев