Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Болгар шәһәрендә мини-футбол буенча сайлап алу ярышлары узды

Узган атнада Болгар шәһәрендә, Татарстан Республикасында «Мини-футбол - мәктәпкә» Бөтенроссия проектның мини-футбол буенча 2007- 2008 кызлар һәм егетләр командалары арасында сайлап алу ярышлары узды.

 Ярышларда Теләче урта мәктәбе командасы катнашты. Көне буена барган кызу ярыш нәтиҗәләренә килсәк: 2007-2008 елгы егетләр командасы 2 урын ( тренерлары - Рөстәм  Хәбиров ); 2007-2008 елгы кызлар командасы 3 урынга (тренерлары - Рафил Хакимов) лаек дип табылды.

Әти-әниләр зур рәхмәтләрен Теләче урта мәктәбе  директоры  Хафизов Айнур Фирдәвес улына, Татарстан футбол федерациясе берлегенең Теләчедәге вәкиле Яхин Рәис Рәшит улына һәм дә шушы балаларны шундый зур Россиякуләм ярышларга әзерләп, оештырып баручы тренерлар  Хакимов Рафиль Рефат улына һәм Хабиров Рөстәм Газиз улына  җиткерәләр.  Җиңүче командаларны ихластан котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев