Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бөтенроссия яшь нәфис сүз осталары конкурсының муниципаль этабы узды

16 март көнне Үзәк урта мәктәбе базасында»Живая классика» дип исемләнгән Бөтенроссия яшь нәфис сүз осталары конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста районыбызның гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучы 24 яшь талант катнашты.

Конкурста районыбызның гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучы 24 яшь талант катнашты.

Тамашачылар һәм жюри хөкеменә рус, совет, хәзерге заман һәм чит ил язучыларының прозасы тәкъдим ителде.. Чыгышлар шулкадәр иҗади, эмоциональ һәм оста итеп җиткерелде, һәркем үзен конкурста түгел, ә спектакль караган кебек тойды. Жюри әгъзаларының бурычы, конкурс шартлары буенча, региональ этапка 3 катнашучыны гына чыгару иде. Менә ул җиңүчеләрнең исемнәре:

- Хәбибуллина Диана-Теләче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;

- Заһидуллина Сабина-Үзәк урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

- Мортазина Гөлфия - Иске Җөри урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

- Гарипова Динә – Баландыш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

Без 1 һәм 2 урынны яулаган җиңүчеләргә региональ этапта районны лаеклы тәкъдим итәргә һәм Бөтенроссия этабына чыгарга телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев