Бөтенроссия китапхәнәләр конгрессы узды
19-25 май көннәрендә Казан шәһәрендә «Библиотека в многополярном мире» Бөтенроссия китапхәнәләр конгрессы узды. Анда Россиядән һәм чит илләрдән дә делегатлар катнашты. Форум Татарстан башкаласында беренче тапкыр үткәрелде.
20-22 май көннәрендә Теләче җирлекара китапхәнә директоры Дәүлиева Р.М. һәм Теләче балалар китапхәнәсе мөдире Закирова Л.М. лар да әлеге форумның пленар утырышында һәм "Авыл китапханәләре" секциясе, "Китапханәләр һәм генеалогия", "Мобиль китапхәнәләр" кебек түгәрәк өстәлләр эшчәнлегендә катнашып кайттылар. Биредә кунаклар үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында фикер алышты.
23-25 май көннәрендә фестиваль - форум «Литературный флагман России» исеме астында дәвам итте. 2023 елда Татарстан Республикасы "Иң күп укучы регион" Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Әлеге җиңүне Татарстанга Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапхәнәсенең "Күчмә китапхәнә" проекты алып килде.
Казан 2024 елда Россия китапхәнәләре башкаласы дип игълан ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев