Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Буа шәһәренең 5 нче гимназиясе базасында «Чит тел - мәдәниятләр диалогы» дип аталган төбәкара фәнни — гамәли конференция узды

Укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен шартлар тудыру максатыннан, 2022 елның 31 мартында, Татарстан Республикасы Буа шәһәренең 5 нче гимназиясе базасында «чит тел - мәдәниятләр диалогы» дип аталган төбәкара фәнни — гамәли конференция узды.

Конференциядә укучылар өч юнәлеш буенча үзләренең тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр: "Илне өйрәнү", "Филология" һәм "Туган якны өйрәнү". Конференциядә Иске Җөри урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зарипова Нурзилә Айрат кызы (фәнни җитәкчесе - инглиз теле укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы) катнашты. "Туган якны өйрәнү" секциясендә ул үзенең тикшеренү эшен уңышлы яклады һәм III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев