Бүген кабат Теләче районыннан чираттагы төркемне мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктына озаттылар
Саба районы хәрби комиссариаты янында иртәнге яктан ук Казан шәһәрендә урнашкан танк училищесында өйрәнүләр узарга китәсе егетләр, аларның әти-әниләре, якыннары, дуслары җыелды.
Саба муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов,Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин да егетләргә хәер-фатихаларын бирделәр. Исән-сау йөреп, исәнлектә күрешергә язсын, егетләр!
Фотолар "Саба таңнары" рәсми сайтыннан алынды: http://saby-rt.ru/news/rayon/bugen-saba-ham-telace-raionnarynnan-cirattagy-torkem-mobilizaciialanucelarne-yiu-punktyna-ozattylar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев