Бүген Теләче үзәк ял паркында «Изгелек чәчәге» акциясе узды
Бүген Теләче үзәк ял паркында «Изгелек чәчәге» акциясе узды. Бу акциядә һәркем үзләреннән арткан чәчәк һәм агач үсентеләрен волонтер кызларга тапшырып, махсус хәрби операциядүә булган егетләргә ярдәм йөзеннән, үз өлешен кертә ала иде.
- Теләчеләр генә түгел, авыллар да актив катнашты. Кемнәр шушы акцияне үткәрергә ярдәм итте һәммәгезгә дә, Аллаһның рәхмәте булсын. Сатудан кергән 80 000 сум акчага егетләребез сораган әйберләр алыначак, - дип хәбәр итте волонтёрлар кызлар.
Илнур Валиуллин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев