Буыннар чылбыры нык булсын!
Бүген Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр, ӨЛКӘННӘР КӨНЕ белән котлап, үзләренең әби-бабайларын бакчага кунакка чакырдылар.
Балалар бакчасына кунак булып килгән дәү әти, дәү әниләр, әби- бабайларга балалар бәйрәм котлавы ясап, җыр, биюләрен, татар халык уеннарын бүләк иттеләр, матур теләкләрен үз куллары белән ясап бүләк иткән открыткалар аша җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев