Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйгегә нәтиҗә ясалды

Хөрмәтле райондашлар! 8 март - Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан " Чын хуҗабикә" дип исемләнгән бәйге игълан иткән идек.

Бер ай дәвамында район авыл җирлекләреннән 9 катнашучыбыз безгә үзләренең видеоязмаларын юллады. Катнашучыларыбыз адресына юлланган комментарийларны барыбыз да карап бардык, аларга карап, хуҗабикәләребезнең булдыклыгына сокландык! Алар арасыннан аерым берсен генә сайлап алырга авыр булса да, нихаять, киңәшләшеп, әлеге бәйгегә нәтиҗә ясадык. Һәм без вәгьдә ителгән К.Тинчурин театрында узучы "Күрәсем килгән иде" дип исемләнгән спектакльгә ике билетны Үзәк авылыннан Әнисә апа Миннебаевага тапшырабыз!

Әлеге бәйгенең иганәчесе - якташыбыз, К.Тинчурин театры артисты @khariskhusnutdinov Харис Хөснетдиновка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Хөрмәтле, дусларыбыз! Без әле алга таба да кызыклы, мавыктыргыч бәйгеләр үткәрергә вәгъдә итәбез! Безнең белән калыгыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев